news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Хәтер һәм кайгы көненә багышланган видео күрсәтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хәтер һәм кайгы көнендә «Хәтер шәме» акциясе турында кадрлар булган роликны социаль челтәрләрдә урнаштырды.

ТР Президенты телеграмм-каналында Советлар Союзы халкының батырлыгын һәм 22 июнь иртәсендә башланып киткән сугышның илгә күпме корбаннар китерүен искә төшерде.

«Бүген күпмилләтле илебез өчен бик мөһим дата — 1941 елның 22 июнь иртәсендә сугыш игълан итмичә  фашистлар Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итте. Безнең аталарыбыз, бабаларыбыз үз Ватанын саклап калды. <...> Без хәтерлибез. Без кайгы уртаклашабыз. Дәһшәтле сугыш еллары һәм аның батырлары мәңгелек хәтердә булсын!» — диелә язмада.

Быел «Хәтер шәме» акциясе Татарстанда онлайн-форматта узачак. Акция сайтында Ватан сакчылары истәлегенә «шәм кабызырга» була.

Бүген илебездә матәм көненә багышланган тантаналы чаралар уза. Россия Президенты Владимир Путин Александровский бакчасында Билгесез Солдат каберенә чәчәкләр сала, 12.15 сәгатьтә бөтен илдә бер минут тынлык уза, ә кичен телевидение манаралары сугыш елларында һәлак булганнар истәлегенә архитектура утын кабызачак.

Казан телевидение манарасы шәм ялкынын символлаштыра торган кызыл төскә керәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100