news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга бакча участокларына бушлай газ кертү хакында искәртте

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга бакча участокларына бушлай газ кертү хакында искәртте
Фото: https://t.me/rustamminnikhanov

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә һәм Telegram-каналында республикада яшәүчеләргә бакча йортларына бушлай газ кертү мөмкинлеге хакында искәртте.

«Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән барлык төбәкләрдә дә газлаштыру бара. Республикада 16,5 мең йорт биләмәсе хуҗасының шундый мөмкинлеге бар. Газны участок чигенә кадәр бушлай китерү өчен «Дәүләт хезмәтләре»ндә яки күп функцияле үзәктә гариза тапшырырга мөмкин», - дип искәртте ТР Рәисе.

«Газ белән тәэмин итү челтәрләренә кушылмаган йорт хуҗалыклары — дәүләт биргән мөмкинлектән файдаланып калыгыз!» - диде Рөстәм Миңнеханов.

Элегрәк Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) ТР буенча идарәсе Татарстан халкына бакча участокларын бушлай газлаштыру шартлары турында сөйләгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot