Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Татарстанга импортның якынча 60 проценты Кытайдан килә
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты Сәяси-юридик комиссия сәяси бюросы әгъзасы, секретаре,Чэнь Вэнцин белән очрашу үткәрде. Ул Россиягә сәфәре кысаларында Казанга килде. Бу хакта Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2024 елда Россия һәм Кытай Халык Республикасы дипломатик багланышларның 75 еллыгын билгеләп үтә. Бу елларда ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитте.
«Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Кытай хезмәттәшлеге үсешенә өлеш кертергә тырыша. Без Кытайга даими сәфәрләр ясыйбыз», - диде ул.
Шулай итеп, узган ел товар әйләнеше үсеше 2 тапкыр арткан һәм 3 млрд доллардан артык тәшкил иткән. Татарстанга импортның якынча 60 проценты Кытайдан килә.
Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә төбәкара дәрәҗәдә дәүләт лидерлары ягыннан бу мәсьәләгә игътибар зур роль уйный. Бу алар алдында яңа мөмкинлекләр ача.
Татарстан белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен актуаль мәсьәләләрнең берсе - логистика. Шулай итеп, Кытай Халык Республикасында Ефәк юлының «Бер пояс, бер юл» зур проектын эшлиләр, халыкара транспорт-логистика коридорын булдыру дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз