news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда зур форумнарны югары дәрәҗәдә уздырырга кушты

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда зур форумнарны югары дәрәҗәдә уздырырга кушты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада алдагы атналарда узачак зур форумнарга әзерлек һәм аларны уздыруның мөмкин кадәр югары дәрәҗәсен тәэмин итәргә кушты. Ул аерым игътибарны барлык инфраструктура объектлары – транспорт, кунакчыллык һәм барыннан да элек иминлек мәсьәләләренә юнәлтте. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең алда зур вакыйга – «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы. 100 илдән делегатлар катнашыр, дип көтелә. Бик җитди вәкиллек, абруйлы спикерлар», - дип ассызыклады Миңнеханов.

16-18 май көннәрендә Казанда шулай ук «Милли үзенчәлек һәм дин» XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уза. Форумда илнең 70тән артык төбәгеннән 1 меңнән артык кеше катнашачак. Бу Россиядә мөселманнарның бердәмлекне ныгытуга, тәҗрибә уртаклашуга һәм күпмилләтле илдә ислам тормышының актуаль мәсьәләләрен тикшерүгә юнәлдерелгән иң зур җыелышы. 18 майда борынгы Болгар шәһәрендә «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы була.

«Иң мөһиме - чаралар үткәргәндә барлык иминлек чараларын тәэмин итү», - дип билгеләп үтте республика лидеры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100