Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче алты кешегә мактаулы исемнәр бирде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мактаулы исемнәр бирү һәм «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләү турындагы карарларны имзалады. Документлар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
Советлар Союзы Герое А.П.Малышев исемендәге Столбище урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Шмелева республиканың атказанган укытучысы булды. «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен», диелгән карарда.
Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробовага халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстанның атказанган табибы исеме бирелде.
Сабаның «Шытсу» авыл хуҗалыгы предприятиесенең 1нче бригадасы бригадиры Илгиз Салиховка «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бирелде. Ул республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бүләкләнде.
«Симет» ҖЧҖ директоры Шамил Зәйнетдинов республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде.
Республикадан өч кеше - Буа икмәк заводы лаборанты Лилия Баһитова, Күмәч-кондитер комбинатының җитештерү белән идарә итү системаларын автоматлаштыру бүлеге җитәкчесе Павел Вяткин һәм Күмәч-кондитер комбинатының икмәк-күмәч цехы азык-төлек продукциясе производствосындагы җиһазларны көйләүче Ирина Никитина Татарстанның атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз