Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда янгыннарны булдырмау буенча эшне көчәйтергә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада янгыннарны булдырмау буенча эшне көчәйтергә кушты. Аның әйтүенчә, Татарстанда салкын һава торышы һәм җылыту сезоны башлану белән янгыннар саны да арткан. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ноябрьдә генә дә 121 шундый хәл теркәлгән, тугыз кеше һәлак булган. Шулай ук, аның сүзләренчә, күп тапкырлар ис газы һәм көнкүреш газлары белән агулану очраклары булган: 2024 елда 32 агулану очрагы теркәлгән һәм ике һәлак булган», – диелә хәбәрдә.
«Муниципалитетлар башлыкларына мөрәҗәгать итәм: тиешле хезмәтләрне җәлеп итеп, мондый хәлләрне кисәтү чараларын көчәйтергә, торак йортларда гражданнар белән профилактик әңгәмәләр үткәрүне оештырырга, күп балалы гаиләләрнең, ялгыз яшәгән өлкән кешеләрнең һәм социаль яктан имин булмаган гражданнарның яшәү урыннарына аерым игътибар бирергә кирәк», - дип сөйләгән Рөстәм Миңнеханов.
Республика җитәкчесе шулай ук объектларны электр челтәренә үз белдеге белән тоташтыру һәм газүткәргечкә рөхсәтсез керү мәсьәләләрен җентекләбрәк тикшерергә кушты.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов аз керемле гражданнарга җылылык бирү системасын һәм электр үткәргечләрен ремонтлау буенча социаль ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә өндәде. ТР Рәисе матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, янгынның төп сәбәпләре – ут белән саксыз эш итү, мичләрне һәм электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз