news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда узып баручы елга икътисади нәтиҗәләр ясады

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда узып баручы елга икътисади нәтиҗәләр ясады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе-2023» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашты. «Корстон» кунакханә, сәүдә-күңел ачу комплексында узган чарада ул республикада узып баручы елга икътисади нәтиҗә ясады. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстанның хезмәт коллективлары һәм предприятиеләр җитәкчелеге ярдәмендә Татарстан төп икътисади күрсәткечләр буенча уңай динамиканы саклап калды. Шулай итеп, тулаем төбәк продукты күләме 4 трлн сумнан артып китте (102,8 процент), ә төяп җибәрелгән продукция - 4,5 трлн сумнан артык. Бу елда төбәккә инвестицияләр күләме 1 трлн сум тәшкил итәчәк.

«Республиканың уңышлы үсеше Россия Президенты Владимира Владимировича Путинның шәхсән, Россия Хөкүмәтенең һәрьяклап ярдәм итүенә бәйле. Беренче чиратта, икътисадның тотрыклы үсешен сәнәгатьнең әйдәп баручы тармаклары - нефть-газ химиясе, машина төзелеше, энергетика тәэмин итә. Быел без әлеге тармакларда кайбер әһәмиятле проектларны эшләтеп җибәрдек», - диде республика җитәкчесе.

Ул билгеләп үткәнчә, күп кенә татарстанлылар махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтә, ә предприятиеләр коллективлары һәм аларның җитәкчелеге - тылда, безнең хәрбиләргә һәм яңа төбәкләргә ярдәм күрсәтә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бәйрәмнәр алдыннан һәр җитәкче хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә аерым игътибар бирергә һәм мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә тиеш.

Татарстан җитәкчесе билгеләп үткән тагын бер мөһим бурыч азык-төлек иминлеге. «Катлаулы хәлгә карамастан, безнең игенчеләр 3,6 млн тонна бөртекле ашлык җыеп алды һәм икенче ел рәттән 2,1 млн тоннадан артык сөт савуны тәэмин итте. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре - авыл хезмәтчәннәренә сезнең тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм», - диде ул.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов төбәктә Россия Президенты һәм Хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган киң күләмле инфраструктура проектларын санап үтте. Шулай итеп, 2023 ел М12 тизйөрешле трассасының «Мәскәү - Казан» участогында хәрәкәт ачылу белән билгеләп үтелде. М7 федераль юлы, Шәле - Баулы трассасында Алексеевск-Әлмәт участогы, Казанда очу магистрале төзелеше дәвам итә.

«Без аларны билгеләнгән срокларда уңышлы тәмамларбыз дип ышанам», - дип йомгак ясады Миңнеханов һәм мондый юлларны ачу Татарстан үсеше өчен өстәмә өстенлекләр бирәчәк, дип билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100