news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда урып-җыюның барышы төшерелгән видео күрсәтте

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда урып-җыюның барышы төшерелгән видео күрсәтте
видеодан скриншот

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов урып-җыю буенча авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эшен билгеләп үтте.

Телеграм-каналында ул кырда бодай суктыручы комбайннар сурәтләнгән видео урнаштырган. Аның астына татар һәм рус телендә: «Игенчеләрнең осталыгы, хезмәте һәм тырышлыгы бүген басуларда күренә!», - дип язып куйган. Шулай ук хәзер эшнең иң кызган чагы, игенчеләрнең хезмәте кырда шунда ук күренә, дип тә өстәгән.

Шунысын да искәртик: быел 1,5 миллион гектар мәйданнан – бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар, 427 мең гектардан майлы культуралар җыеп аласы бар. Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 3 мең 417 берәмлек ашлык суктыру комбайны бар.

Миңнеханов элегрәк авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә лаеклы хезмәт хакы түләргә һәм кызыксындыру чаралары күрергә чакырган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100