news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең датасын раслады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү датасын билгеләгән указны имзалады. Документ ТР җитәкчесенең рәсми сайтында урнаштырылган.

Быел Ураза бәйрәме – 21 апрельдә, ә Корбан бәйрәме 28 июньдә билгеләп үтеләчәк. Даталар «Ай календаре һәм элек-электән килгән традицияләр нигезендә» билгеләнгән.

Искәртеп узабыз, республикада ике бәйрәм дә эшләми торган бәйрәм көн санала.

news_right_1
news_right_2
news_bot