news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Укытучылар һәм остазлар елын ачу тантанасында катнашты

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Укытучылар һәм остазлар елын ачу тантанасында катнашты
Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Укытучылар һәм остазлар елын ачу тантанасында катнашты. Тантаналы чара КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үтте.

«Сезнең һөнәр иң мәртәбәле, олы хөрмәткә лаек. Сез киләчәгебезгә нигез саласыз. Һәркемнең тормышында зур роль башкарган укытучысы бар. Мин аларның һәрберсен җылылык белән искә алам. Бу залда үз профессиясендә иң яхшылары булганнар утыра. Һәрберегезгә белемегез, тәҗрибәгез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Укытучылар һәм остазлар елы нәтиҗәле булсын. Сезгә сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телим», – диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Рәисе укытучы профессиясенең дәрәҗәсен күтәрү һәм эш шартлары яхшырту, профессиональ һәм иҗади өлкәдә мөмкинлекләрне киңәйтү максатыннан укытучыларның эш шартларын яхшыртачакларын белдерде. «Иң мөһиме – белемнең сыйфаты», – диде Рөстәм Миңнеханов. Рәис шулай ук, Укытучылар һәм остазлар елында аерым игътибарның фәнгә юнәлтеләчәген әйтте. 

«Быел аерым игътибарны без фәнгә юнәлдерергә тиеш, бигрәк тә югары уку йортларында. Яшь галимнәр – Россиянең тиз арада техник һәм технологик төзелешенең өмете. Без һичшиксез галимнәрнең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен комфортлы шартлар тудырачакбыз. Безнең өстенлек – талантларга, интеллектуаль хезмәткә сакчыл мөнәсәбәттә», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

 

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100