news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда туристлык потенциалы ачылмаган урыннарны атады

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда туристлык потенциалы ачылмаган урыннарны атады
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Татарстанның Алабуга, Чистай, Кама Тамагы, шулай ук Арча, Саба һәм Кукмара районнарында уникаль табигый һәм тарихи объектлар бар, киләчәктә аларның туристлык потенциалын ачасы була. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татар-информ»ның республиканың бәяләнмәгән истәлекле урыннары турында соравына җавап итеп белдерде.

«Безнең республикада әле бик күп урыннар бар. Алабуга, Чистай, Тәтеш, Биләр, Кама Тамагы, Арча, Саба һәм Кукмара районнары, Татарстанның көньяк-көнчыгышы. Анда туристларны кабул итәргә әзер булган уникаль табигый, тарихи, мәдәни объектлар урнашкан. Бу урыннар зур туристик потенциалга ия, аларны әле ачасыбыз бар», — диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика туристлык тармагын үстерүгә аерым игътибар ясый, һәм бу эш үз җимешләрен бирә — туристлар агымы арта. Әйтик, 2022 елда аларның саны 3,7 млн булса, быел бу күрсәткеч 4 млн нан артып киткән.

«Татарстанның эчке туризмны үстерү өчен бөтен нәрсәсе бар — бай тарихы, уникаль мәдәни һәм тарихи объектлары, матур табигате», — дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Аның сүзләренчә, республикада туристлык инфраструктурасын үстерү, шәһәр читендәге ял объектлары — глэмпинг, автокемпинг, заманча ял базалары санын арттыру, республиканың туристлык үзәкләрендә яңа кунакханәләр төзү өчен инвестиция мәйданчыклары булдыру өчен «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты ярдәм чараларын файдаланырга кирәк.

Нәкъ шул рәвешле «Лаеш» яңа туристлык территориясен булдыру проекты федераль дәрәҗәдә хупланды, аның ярдәмендә Кама ярында ел әйләнәсе курорт барлыкка киләчәк, дип искәртте ул.

Моннан тыш, төбәктә туристларны җәлеп итү өчен берничә юнәлеш үсә. «Бөек Идел юлы» да шуңа керә, аның маршрутларының берсе Татарстан, Чувашия һәм Марий Элны һәм Идел буйлап төбәкара туристларны йөртүне үз эченә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100