news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда төзелеш масштаблары яңа идарә карарлары таләп итә

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РЕБУС 2025» III Халыкара форумында катнашучыларны сәламләде һәм вакыйгага карата кызыксынуның елдан-ел артуын билгеләп үтте. Быел форумда Россиядән һәм 35 илдән 2,5 мең спикер һәм эксперт катнаша. Татарстан лидеры сүзләренчә, төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалык белгечләре арасында форумга ихтыяҗ зур. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.

«Без төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалык белгечләре арасында чарага ихтыяҗ зур булуын, аның бу өлкәләрдә иң яхшы тәҗрибәләрне һәм иң яңа технологияләрне таратуда ярдәм итүен күрәбез», - диде Миңнеханов.

Форумның төп темасы - төзелеш индустриясен һәм торак-коммуналь хуҗалыкны цифрлаштыру. Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан өчен ул аеруча актуаль: республика торак төзелешендә югары нәтиҗәләр күрсәтә. Ел саен 3 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырыла, ә соңгы 5 елда 15 миллион квадрат метрдан артык торак төзелгән. Шуның нәтиҗәсендә 610 мең гаилә үзләренең торак шартларын яхшырткан, шуларның 108 меңе – 2024 елда.

2010 елдан башлап Татарстанда төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә 40тан артык республика программасы гамәлгә ашырыла. Соңгы биш елда төбәктә 48 яңа мәктәп һәм 59 балалар бакчасы төзелде, 5 меңнән артык ишегалды һәм 4 меңнән артык күп фатирлы йорт төзекләндерелде, 331 иҗтимагый киңлек булдырылды. Бу чорда барлыгы 22 мең объект сафка бастырылды һәм капиталь ремонтланды, инвестицияләрнең гомуми күләме 540 миллиард сум тәшкил итте.

«Республикада төзелеш масштабларын һәм күләмнәрен исәпкә алып, төзелеш процесслары белән идарә итүне үстерү зур әһәмияткә ия. Бу максатларда без төзелеш тармагының цифрлы вертикален актив рәвештә формалаштырабыз», - дип белдерде Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot