news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда студент отрядлары барлыкка килү турында сөйләде

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда студент отрядлары барлыкка килү турында сөйләде
Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналы

Бүген Россиядә Студентлар отряды көне билгеләп үтелә. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында Татарстанда (ул вакытта ТАССРда) әлеге хәрәкәтнең ничек барлыкка килүе турында сөйләде.

«Кадрларда – Татарстанда оешкан беренче төзелеш отрядларының архив фотолары. Безнең заманда студентлар катнашмаган бер генә хәлиткеч төзелеш тә булмагандыр! Бүген дә актив егет-кызларның күп булуы куандыра!» - диелә «Советская Татария» газетасында чыккан фотолар һәм мәкаләләр урнаштырылган хәбәрдә.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, быел Татарстанда студентлар хезмәт отрядлары оешуга 60 ел тула. Ул әлеге хәрәкәттә катнашучыларны шушы вакыйга белән котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100