news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда сайлау барышын даими контрольдә тотарга кушты

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда сайлау барышын даими контрольдә тотарга кушты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Минниханов Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирү барышын даими контрольдә тотарга кушты. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдерде.

Рөстәм Миңнеханов тавыш бирүнең куркынычсызлыгын һәм легитимлыгын тәэмин итүне өстенлекле бурычлар дип атады. Ул шулай ук сайлаучыларга участокларга килергә һәм сайлауда катнашырга чакырды.

  • Тавыш бирүнең беренче көне нәтиҗәләре буенча Татарстанда сайлаучыларның килүе 36,8 процент тәшкил иткән. Россия буенча бу күрсәткеч 29,45 процентка җиткән.
  • Бүген Татарстанда тавыш бирүнең икенче көне бара. Дәүләт Думасы депутатларын сайлау 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
news_right_1
news_right_2
news_bot