news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда М12 трассасын төзү эшләре ничек баруын күрсәтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында республикада М12 Мәскәү – Казан – Екатеринбург трассасын төзү эшләре сурәтләнгән фотолар урнаштырды.

«Татарстанда М12 автомобиль юлы участогы төзелеше тулы куәт белән бара!» – дип язган республика җитәкчесе.

Тиз йөрешле автомобиль юлы төзелеше проектын тормышка ашыру Европа – Көнбатыш Кытай халыкара транспорт маршрутын үстерү кысаларында алып барыла.

Татарстанда трасса Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары аша узачак. Аның озынлыгы 142 километр тәшкил итәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин 2022 елда ук М12 «Мәскәү – Казан – Екатеринбург» трассасының 95 чакрымы файдалануга тапшырылачагын белдергән иде.

 

Фото: © https://t.me/rustamminnikhanov/334

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100