news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда IT-мәйданчыклар оештырылган районнарны мактады

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда IT-мәйданчыклар оештырылган районнарны мактады
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан үсеш алган IT-инфраструктурага ия, ул зур шәһәрләрдә генә түгел, республика районнарында да оештырыла. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week халыкара форумының пленар утырышында шулай дип белдерде.

«Республикабызның сигез районында муниципаль IТ-мәйданчыклар ачылу хуплауга лаек, аларның максаты – талантлы яшьләрне җәлеп итү һәм ярдәм күрсәтү», - диде Татарстан Рәисе.

Шул ук вакытта, Миңнеханов мондый мәйданчыклар Татарстан Республикасының барлык муниципалитетларында да оештырылырга тиешлеген искәртте.

РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе һәм инициативасы белән Россиядә «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. «Бүгенге көндә Россиянең яңа чорның алдынгы технологияләрен уйлап табучы уникаль тикшеренүчеләре һәм фәнни казанышлары бар, аларны гамәлдә куллануда беренче тәҗрибә тупланган», - дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100