news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Татарстанда ирекле янгын сагы турында»гы законны үзгәртте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанда ирекле янгын сагы турында»гы законга үзгәрешләр кертте.

ТР җитәкчесе сайтында дөнья күргән указ нигезендә, 1 маддәгә (Законның кулланылу өлкәсе) үзгәреш кертелгән.

«Әлеге закон Татарстан Республикасы территориясендә авария-коткару эшләре үткәрү һәм янгыннарны кисәтү яки сүндерү уңаеннан ирекле янгын сагында катнашу хокукларын гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә физик һәм юридик затларга – иҗтимагый берләшмәләргә кагыла», - диелә документта.

Шулай ук 4 маддәдә «иҗтимагый янгын сагы берләшмәләре» дигән сүзләр «ирекле» дигән сүз белән тулыландырылган.

Моннан тыш, икенче редакциядә 4 маддә (Иҗтимагый янгын сагы берләшмәләре милке) аңлатып бирелгән.

Текст буенча, мондый берләшмәләрнең милке РФ законнары нигезендә, җәмгыять уставында каралган очракта, керү һәм әгъзалык взнослары, аны гамәлгә куючыларның взнослары, ирекле иганә акчалары, устав буенча үткәрелгән чаралардан кергән акча һәм РФ, ТР законнары, муниципаль хокукый актлар һәм Россия законнары тыймаган башка керемнәр нигезендә җирле үзидарә органнары һәм ТР Хөкүмәтенең иганә акчалары хисабына формалаша.

Моннан тыш, Миңнеханов указы буенча, 7 маддә үз көчен югалта, ә 8 маддәдә «командалар (дружиналар)» дигән сүзләр «бүлекчәләр» дигән сүзгә алыштырыла.

9 маддәнең 1 пунктына да төзәтмә кертелә, анда «хезмәткәрләр һәм иреклеләр» дигән сүзләр «ирекле янгын сүндерүчеләр һәм ирекле янгын сагы хезмәткәрләре» дигән сүзләргә алыштырыла.

Әлеге закон 2024 елның 1 февралендә үз көченә керәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100