Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда иң зур дата-үзәкләренең берсен төзү эшләренә старт бирде
Казанда Татарстанда иң зур мәгълүмат эшкәртү үзәкләренең берсен төзү эшләре башланды. Аны төзү – проектның инициаторы булган «Таттелеком» үсешендәге алдагы этап, дип белдерде республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов беренче таш салу тантанасында.
«Таттелеком»га моннан 135 ел элек нигез салынган, ә хәзерге компания буларак ул 25 ел эшли. Компанияне сатып җибәрмәвебез һәм беркемгә дә бирмәвебез республиканы цифрлаштыру өчен төп элемент булып тора», - диде Татарстан Рәисе.
Ул мәгълүматлар эшкәртә торган мондый зур үзәкнең республика башкаласы өчен бик тә кирәк булуын әйтте.
Бинаның гомуми мәйданы 3 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Төзелеш эшләре ике чиратта алып барылыр һәм 2026 ел ахырында төгәлләнер дип көтелә, диде «Таттелеком» генераль директоры Айрат Нуретдинов.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителгән 2024 ел алдыннан әлеге вакыйга исәпләү фәннәре һәм мәгълүматларга анализ ясау өлкәсендә студентлар һәм фәнни хезмәткәрләр әзерләү өчен база формалаштыруны да билгели.
Мәгълүматлар эшкәртү үзәге 1,8 МВт электр энергиясе кулланачак, бу Азино зурлыгындагы ике торак комплексның энергия куллануына тиң. Янәшәдә урнашачак егәрлеге 3,6-4 МВт тәшкил иткән трансформатор ярдәмче станциясе үзәкне электр энергиясе белән тәэмин итәр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз