news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда диссертация советын булдырырга ярдәм итәчәк

Яңа таләпләр кертелү сәбәпле, диссертация яклау советы узган ел октябрьдә ябылган булган.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда диссертация советын булдырырга ярдәм итәчәк
Салават Камалетдинов

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Татарстан Фәннәр академиясендә диссертация советын булдырырга ярдәм итүне сорап, мөрәҗәгать итте.

«Буыннар алмашыну бара, диссертация советлары да яшьләргә кирәк. Бу эшне хуплыйбыз. Яшьләр булмаса, киләчәк булмый. Пенсия яшендәге кешеләр белән генә эшләп алга китеп булмас. Яшьләр кызыксынып, килеп, үзләрен күрсәтергә тырышса, безнең тарафтан аларга теләктәшлек белдерү кирәк. Ярдәм күрсәтербез», - диде Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында татар зыялылары белән очрашуда.

Яңа таләпләр кертелү сәбәпле, диссертация яклау советы узган ел октябрьдә ябылган булган. «Яшь докторларны файдаланып, яңа документ әзерләдек. Документларны Мәскәүгә юлладык, өч белгечлек буенча совет ачарга Сезнең ярдәм юлламасы бар дип беләбез, рәхмәт Сезгә. Россиядә милли республикаларда яклау советлары ачу катлауланды. Күрше республикаларда да докторлар җитмәү сәбәпле, яклау советларын ача алмыйлар», - диде Ким Миңнуллин.

Аның әйтүенчә, бүген милли кадрлар әзерләү катлаулы мәсьәлә булып тора. «Әгәр Татарстанда диссертация советы ачыла икән, Татарстан, татар дөньясы өчен генә түгел, башка милләтләр дә милли кадрлар әзерләү юнәлешендә көчебезне салачакбыз. Сәясәт, икътисад өлкәсендә Россиядә Татарстанга карыйлар, аңа өметләнәләр. Академик юнәлештә дә шул ук хәл», - дип аңлатты ул.

«Ике ел элек Сезнең ярдәм белән Татарстан Фәннәр академиясендә ике диссертацион совет ачылды. Берсе – татар теле, әдәбияты, икенчесе – тарих һәм археология юнәлешендә. Ике ел эчендә 20гә якын диссертация якланды, шуларның 12се – докторлык диссертациясе. Шуның 10сы безнең институтта татар теле, әдәбияты буенча яклады», - диде Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры.

Ул докторларның уртача яше 42 яшь булуын әйтте. «Бүгенге көндә институт докторларының уртача яше кандидатларга караганда яшьрәк. Алгарышка яшьләр омтыла, бу яшьләрнең фәнгә килүгә бер күрсәткече дә булып тора», - диде Ким Миңнуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100