Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда быелгы уңыш буенча фаразларны әйтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада быелгы уңыш буенча фаразларны әйтте.
«Республиканың авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре халыкны продукциянең төп төрләре белән тулысынча тәэмин итеп, үз алдында торган бурычларны лаеклы рәвештә үтәп килә. Быел 4 млн тоннадан артык ашлык, 1 млн тоннадан артык майлы культура, 800 мең тоннадан артык бәрәңге һәм 2 млн тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алу планлаштырыла», – диде ул парламентка еллык юллама белән мөрәҗәгатендә.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әлеге күрсәткечләрнең нигезен авыл хезмәтчәннәренең көндәлек тырыш хезмәте, шулай ук системалы рәвештә авыл хуҗалыгы тармагына күрсәтелгән дәүләт ярдәме чаралары тәшкил итә. «Быел гына да әлеге максатларга 16,7 млрд сум акча бүлеп бирелде, шулардан 12,4 млрд – республика бюджетыннан», –диде Татарстан Рәисе.
Ул «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләренә ел саен агросәнәгать комплексын тулы күләмдә ташламалы бәядән дизель ягулыгы белән тәэмин итүләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз