news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда бонд зонасын үстерү буенча эшче төркем оештырды

Татарстанда «Россия почтасы» Казан логистик почта үзәге нигезендә бонд зонасын үстерү буенча эшче төркем оештырылды. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы боерыкны имзалады.

Әлеге карар «Татарстан Республикасында логопедик үзәк территориясендә урнашкан таможня (бонд) складында товарлар урнаштыру өчен уңайлы шартлар булдыру» максатыннан кабул ителгән. Төркем әгъзалары 90 көн эчендә бонд зонасын үстерү буенча чаралар планы төзергә һәм аны ТР җитәкчесенә тәкъдим итәргә тиеш.

Төркемне Татарстанда эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев җитәкләде. Аның составына шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, KazanExpress, банклар, «Россия почтасы», Татарстан таможнясы, ТР Икътисад, Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары вәкилләре керде.

news_right_1
news_right_2
news_bot