news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов пилотсыз очкычлар һөҗүмнәре турында белдерү ясады

Рөстәм Миңнеханов пилотсыз очкычлар һөҗүмнәре турында белдерү ясады
Фото: © "Татар-информ"

Украина Кораллы Көчләре республикабыз объектларына террорчылык һөҗүмнәре ясау омтылышларын калдырмый. 2024 елның 17 апрелендә дошман пилотсыз очкычлары Татарстан сәнәгать предприятиеләренә кабат һөҗүм итәргә маташты. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов утырышта белдерде.

«Самолет тибындагы пилотсыз очучы аппарат һава һөҗүменә каршы оборона дежур чаралары тарафыннан юк ителде. Зыян күрүчеләр юк», - дип билгеләде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов республика хакимиятен барлык иминлек чаралары комплексын гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә чакырды.

«Хезмәт коллективларында һәм халык арасында тревога игълан ителгән очракта гамәлләр тәртибе турында даими аңлату эше кертергә, һава һөҗүмнәреннән саклану урыннарының урнашуы турында мәгълүмат җиткерергә», - диде Миңнеханов.

Ул шулай ук Россиядә тиздән Җиңү көне билгеләп үтеләчәген искәртте. Шуңа бәйле рәвештә, Миңнеханов республика хакимиятләрен массакүләм чараларны планлаштырганда террорчылыкка каршы иминлекнең барлык таләпләрен исәпкә алырга һәм хәлне тотрыксызландыру омтылышларын туктату буенча барлык чараларны күрергә чакырды.

«Уяу булырга кирәк. Монда катлаулы бер нәрсә дә юк. Ләкин уяулык һәр җирдә булырга тиеш», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул республикада иминлек белән барысы да яхшы һәм бу мәсьәләдә киеренкеләндерергә кирәкми, дип өстәде. Татарстан объектларын саклауга килгәндә, республикада саклану системасы ышанычлы, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Бары тик игътибарлырак булырга кирәк. Бу безнең республика, безнең җир, безнең ил. Аны кем якларга тиеш? Без якларга тиеш. Һәм монда кемгәдер нәрсәдер эшләргә юл куймаска», - дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100