news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда балаларның мәнфәгатьләре һәрвакыт беренче урында

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда балаларның мәнфәгатьләре һәрвакыт беренче урында
Фото: max.ru/rustamminnikhanov

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә бүген Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан үткәрелгән чаралар турында сөйләде.

«Бүген Казан Кремлендә «Татарстанда җәй» балачак фестивалендә катнаштым, «Беренчеләр хәрәкәте» катнашучыларының гаиләләре белән очраштык һәм аларның проектлары белән таныштык. Моннан тыш, ремонт эшләре төгәлләнеп килүче Яшь тамашачы театры бинасын карадык, шулай ук «ТатарСу» курорт комплексында булдык», – дип язган Татарстан Рәисе.

«Яңа бассейн әлегә ачылмаган, ләкин анда инде сынау режимында яшь спортчылар шөгыльләнеп карады. Балалар аны диңгез буе курортларындагыдан да яхшырак, дип бәяләде» – дип билгеләп үтте ул.

«Республикада тормышка ашырылучы барлык проектлар, гомумән, балалар мәнфәгатьләре һәрвакыт беренче урында торды. Балалар – безнең киләчәгебез. Балалар бәхетле булсын дип эшлибез!» – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot