news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Татарстанда җәй» проекты чараларында катнашырга чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә республика халкын «Татарстанда җәй» проекты чараларында катнашырга чакырды.

«Республикада яшәүчеләр һәм кунаклар өчен бик күп кызыклы чаралар әзерләдек. Проект кысаларында фестивальләр, бәйрәмнәр, мастер-класслар, концертлар һәм спорт турнирлары узачак. Бу – балалар һәм зурлар өчен зур бәйрәм булачак!» – дип язган төбәк җитәкчесе.

«Чараларның расписаниесе белән танышу һәм күңелегезгә хуш килгән чараны сайлау өчен leto.tatar сайтына керергә була», – дип киңәш итте ул.

«Бу җәй сезгә якты эмоцияләр, яңа танышулар һәм яңа матур истәлекләр бүләк итсен!» – дип йомгаклады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

Видео: max.ru/rustamminnikhanov

news_right_1
news_right_2
news_bot