news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Татарстанда җәй» проекты чараларына барырга өндәде

Рөстәм Миңнеханов «Татарстанда җәй» проекты чараларына барырга өндәде
Фото: max.ru/rustamminnikhanov

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге битләрендә «Татарстанда җәй» проекты чараларына барырга чакырды.

«Һава торышы үзгәрә – бу атнада эсселек кими, әмма җәй әле тәмамланмый һәм вакытны саф һавада файдалы һәм кызыклы итеп уздырырга мөмкин. Республикабыз шәһәрләрендәге паркларда һәм җәмәгать урыннарында көн саен «Татарстанда җәй» проекты кысаларында спорт, иҗади һәм креатив чаралар уза. Барыгыз, катнашыгыз», - дип язган ТР Рәисе МАКС мессенджерындагы каналда.

«Проект кысаларында 5 меңнән артык чара узды. Катнашыгыз! Гаиләләрегез, якыннарыгыз һәм дусларыгыз белән килегез. Ялларыгыз файдалы үтсен!» – дип язган ТР Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot