news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Әфганстан юнәлешендә эшчәнлек белән кызыксыну артуын әйтте

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Әфганстан юнәлешендә эшчәнлек белән кызыксыну артуын әйтте
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның иҗтимагый-сәяси һәм эшлекле даирәләренең Әфганстан юнәлешендә эшләүгә кызыксынуы артуын билгеләп үтте. Ул бу хакта Әфганстан буенча Мәскәү консультацияләр форматының бишенче утырышында белдерде.

«Бу сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Нуретдин Азизи җитәкчелегендәге Әфганстан делегациясенең KazanForum 2023 Халыкара икътисади форумы эшендә катнашу өчен визиты барышында ачыкланды», – диде республика җитәкчесе.

Шулай ук бу илнең югары белем бирү министры вазифаларын башкаручы Нида Надимның «Киләчәкне формалаштырганда» Халыкара мәгариф министрлары форумында катнашуы Татарстан белән Әфганстан арасындагы элемтәләрнең үсешенә дәлил булып тора, дип өстәде ул.

«Гуманитар элемтәләрне саклау — безнең үзара бәйләнешнең аерылгысыз өлеше. Татарстанның кайбер компанияләре Әфганстанда эш алып бара», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Әфганстан буенча Мәскәү консультацияләр форматының 2017 елдагы беренче утырышында 11 ил Әфган кризисын һәм бу илдә милли татулыкны җайга салуның тыныч юлларын эзләүгә керешүен искәртте. «Бу елларда Әфганстан буенча Мәскәү консультацияләр форматының уникаль механизмы югары нәтиҗәлелеген күп тапкыр исбатлады. Әфганстандагы сәяси чынбарлык кардиналь рәвештә үзгәрүгә карамастан, бүген аның эшенең актуальлеге артты», — дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Татарстан турында сөйләгәндә, ул республиканың бүген Россиядә әйдәп баручы һәм динамик үсештә булган төбәкләренең берсе булуын әйтте. Биредә 173 милләт вәкиле яши, дөнья мәдәниятләре һәм диннәре традицияләре саклана. «Елдан-ел яхшы хәерле күршелек, милләтара һәм конфессияара татулык принциплары ныгый һәм үсә бара», — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, Россия өчен ислам дөньясы белән хезмәттәшлек бүген аерым әһәмияткә ия, һәм Татарстан бу юнәлештә актив эшли. Аерым алганда, төбәк Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән хезмәттәшлек итә, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча республика җитәкчесе «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен җитәкли. Моннан тыш, Казанда KazanForum, Глобаль яшьләр саммиты кебек зур халыкара чаралар уза.

«Татарстан ислам дөньясында танылып кына калмыйча, мөселман дәүләтләре партнерлары белән икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне актив рәвештә киңәйтә дә ала», – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Ахырда ул Казанны утырыш уздыру урыны итеп сайлаганы һәм аны оештыруда ярдәм иткәне өчен Россия Тышкы эшләр министрлыгы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100