news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Югары Баш Хәрби җитәчене тулысынча хуплый

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Югары Баш Хәрби җитәчене тулысынча хуплый

Россия һәрвакыт көчле рухлы кешеләр белән дан тотты. Патриотизм хисе барлык буын һәм милләт кешеләренең характерының аерылгысыз үзенчәлеге булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

«Безнең ил һәрвакыт көчле рухлы кешеләр белән дан тотты. Патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт хисе барлык буын, барлык милләт кешеләренең аерылгысыз үзенчәлеге. Татарстан Югары Баш Командующий, ил Президенты Владимир Владимирович Путинны тулысынча хуплый», – диде республика җитәкчесе.

Ул бу авыр вакытта Россия лидеры тирәли берләшергә һәм Россиягә, аның күпмилләтле халкына куркыныч тудыручыларга бергәләп каршы торырга чакырды.

«Татарстан халкы безнең зур илебезне ныгытуга көн саен үз өлешен кертә. Без Президентыбыз Владимир Владимирович Путинны хуплыйбыз!» – дип татарча язган Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100