Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан ясалма фәһем технологияләренә зур игътибар бирә
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков «Киләчәк икътисады өчен кадрлар» белем бирү программасында катнашучылар белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Программаның икенче модуле төбәкләрнең икътисад һәм социаль өлкәләрен кадрлар белән тәэмин итү, кеше капиталын үстерү һәм хезмәт базарын технологик үзгәрешләргә яраклаштыру мәсьәләләре белән шөгыльләнүче 110 җитәкчене җыйды.
«Киләчәкне үз кулларың белән булдыру» гамәли интенсивы ясалма интеллектның мультиагент системалары нигезендә чишелешләр эшләүгә багышланган. Өч көн эчендә катнашучылар дәүләт секторы өчен цифрлы продуктлар булдыралар, алар алга таба регионнарда сынап каралырга һәм кулланылышка кертелергә мөмкин.
Очрашу барышында тыңлаучылар үз проектларын тәкъдим иттеләр һәм уку нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген кадрлар мәсьәләсе идарәнең барлык дәрәҗәләре өчен төп мәсьәләләрнең берсе булып кала.
«Безнең максат – ясалма интеллект нокталы рәвештә кулланылмый торган, ә хакимият органнары, бизнес һәм икътисадның төп тармаклары өчен эш коралына әверелә торган шартлар тудыру», - диде Татарстан Рәисе, республикада ясалма интеллект технологияләрен үстерүнең мөһимлеген ассызыклап.
Антон Котяков хәбәр иткәнчә, илдә кадрлар сәясәте буенча вәкаләтле вәкилләр институты формалаштырылган. Алар белгечләр әзерләү һәм белем бирү программалары икътисад ихтыяҗларына туры килсен өчен региональ хакимият органнары эшен координацияләячәк.
"Программаның теория белән генә чикләнмәве мөһим – тыңлаучылар шундук практик бурычларны хәл итә. Бу аларга киләчәктә үз төбәгенең хезмәт базарындагы реаль күренешне яхшырак аңларга ярдәм итәчәк", - дип өстәде министр.
Очрашудан соң өч яклы киңәшмә узды. Катнашучылар дәүләт идарәсе өлкәләре һәм икътисадның төрле тармаклары өчен квалификацияле кадрлар әзерләү турында фикер алыштылар.
Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/rustam-minnixanov-tatarstan-udelyaet-bolsoe-vnimanie-texnologiyam-ii-6033676
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз