Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – Хубэй» эшлекле форумында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре кысаларында «Татарстан – Хубэй» эшлекле форумында катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Республика җитәкчесе катнашучыларга Татарстан белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде һәм аның нәтиҗәләре буенча хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр һәм яңа проектлар ачылуын көтүен билгеләп үтте.
«Узган ел йомгаклары буенча Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше үсешен күзәтәбез. Ул 3,3 миллиард доллар тәшкил итте», - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Ул бүгенге көндә хезмәттәшлек алып барыла торган юнәлешләрне санап үтте – нефть химиясе, машина төзелеше һәм автомобиль төзелеше, мәгълүматлаштыру һәм югары технологияләр, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм башкалар.
«Кайбер Кытай провинцияләре, шул исәптән Хубэй провинциясе белән без «Идел–Янцзы» форматында хезмәттәшлек советы кысаларында эшлибез», – дип ассызыклады ул.
Республика Рәисе Татарстанның сәнәгать һәм икътисади потенциалына тукталды, Кытай компанияләренә кызыклы булган конкурент өстенлекләрне билгеләде.
«Безнең университетлар һәм тикшеренү үзәкләре югары рейтингларга ия. Индустриаль парклар, технопарклар һәм
инжиниринг үзәкләре Россиядә иң нәтиҗәлеләрдән санала, һәм республика төбәкләрнең инвестиция ягыннан җәлеп итүчәнлеге буенча Россия рейтингында алдынгы урыннарны били», - дип игътибарны юнәлтте Татарстан лидеры.
Чыгышы азагында Рөстәм Миңнеханов Кытай белән Россия арасындагы хезмәттәшлекне үстерү өчен перспектив мәйданчыкларның берсе булып «РОСТКИ» халыкара форумы торуын билгеләп үтте һәм провинция делегацияләрен чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз