news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан хоккей легендаларының Баулыга килүе турында сөйләде

Рөстәм Миңнеханов Татарстан хоккей легендаларының Баулыга килүе турында сөйләде
Фото: ТР Рәисенең МАКСтагы рәсми каналы

Татарстанның хоккей легендалары җыелма командасы Баулыда Гали Ганиев исемендәге Кубокның гала-матчында катнашты. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКС каналында хәбәр итте.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, хоккей ветераннары яшь спортчылар һәм тамашачылар белән аралашкан, автограф-сессиядә катнашкан һәм «Девон» хоккей мәктәбендә шөгыльләнүчеләр белән иптәшләрчә уен үткәргән.

Фото: ТР Рәисенең МАКСтагы рәсми каналы

«Татарстан Республикасы хоккей легендалары» проекты балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерә һәм хоккей традицияләрен саклый. Проектта катнашучылар шулай ук «Я смогу» реабилитация үзәгендә булды һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташлар мемориалына чәчәкләр куйды», – диелә постта.

news_right_1
news_right_2
news_bot