news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан хәрбиләрен бүләкләүне күрсәтте

Рөстәм Миңнеханов Татарстан хәрбиләрен бүләкләүне күрсәтте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге битләрендә Татарстаннан батырлык күрсәткән хәрбиләрне «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләүнең чираттагы видеосын күрсәтте.

«Республика дәүләт бүләкләрен алгы сызыкта торучы Татарстан хәрбиләренә тапшырдылар. Сугышчан батырлыклары өчен һәр хәрбигә баш иябез! Ватаныбызны саклаучыларга чиксез хөрмәтебез һәм рәхмәтебез!» – дип язды ТР Рәисе Макс каналында.

Бүләкләүне гадәттәгечә махсус хәрби операция зонасында Татарстан бүлекчәләрен җитәкләүче генерал-лейтенант Владимир Майстренко уздырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot