news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Халыкара туган тел көне белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Халыкара туган тел көне белән котлады
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында язылучыларны Халыкара туган тел көне белән тәбрик итте. Ул истәлекле датаны Казанда узучы «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры белән бәйләп котлады.

Республика җитәкчесе видеоролик та урнаштырган, аның геройларына туган телне куллану көч бирә һәм нәтиҗәдә фиджитал-турнирда җиңү алып килә.

«Халыкара туган тел көне белән! Һәр телдә халыкның җаны чагыла. Туган телебезне саклыйк», - дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм республика халыклары Ассамблеясы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинның татарстанлыларны Халыкара туган көне белән котлавы хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot