news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Туган тел көне һәм Тукайның 136 еллыгы белән котлый

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Туган тел көне һәм Тукайның 136 еллыгы белән котлый
Рамил Гали

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Туган тел көнен  һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте. 

«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле милләттәшләр! Сезне Туган тел көне һәм татар әдәбиятының классигы, «шигърият күгендәге кояшыбыз» Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан тәбрик итәм.

Туган тел бәйрәме күп еллар дәвамында Габдулла Тукайдан – бәрәкәтле милли җирлектән күтәрелеп зур әдип булып җитешкән, таланты белән халкыбызның рухи дөньясын яктырткан шәхес образыннан аерылгысыз кабул ителә. Чөнки аның шигърияте, кыска, әмма  гамьле, мәгънәле тормышы дәвамында газиз туган телебездән, халкыбызның гореф-гадәтләреннән илһамланды.

Бу иҗатның феномены – гаҗәеп дәрәҗәдә милли рухлы, бер үк вакытта башка милләт һәм дин вәкилләренә дә якын-үз булуындадыр. Күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин сүзләре белән әйткәндә: «Тукай иҗатына хас югары рух, интернациональлек – аның үз халкына булган ихлас мәхәббәтенең, сукырларча түгел, бәлки аңлы яратуының бер  күрсәткече. Шагыйрьнең башка халыкларга карата олы хөрмәтен нәкъ менә шул аңлы, бернинди хорафат катнашмаган  мәхәббәт саклап килде».

Республикада яшәүче барлык халыклар вәкилләре өчен Туган тел көненең әһәмияте бик зур, аларның һәммәсенә ул бердәй якын һәм кадерле. Бәйрәм көннәрендә дөньяга сибелгән татарларның рухи-мәдәни үсешкә, милли тәңгәллекләрен саклауга, бердәмлеккә  игелекле омтылышлары яңа яңгыраш ала. Милли-мәдәни күптөрлелекне, илебезнең барлык халыклары һәм этник берлекләренең кабатланмас үзенчәлекләрен,  үзлеген саклауны да максат итеп куйган Россия халыкларының мәдәни мирасы елында бу тантананың яңадан-яңа мәгънә төсмерләре ачыла.

Татарстанда, Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә Туган тел көнен  һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны бәйрәм итү татар телен һәм мәдәниятен тагын да популярлаштыруга, җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!» диелә мөрәҗәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100