news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Сабантуй бәйрәме белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Сабантуй бәйрәме белән котлады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Сабантуй белән котлады. Котлауны ул MAX мессенджерындагы каналында урнаштырган.

Республика лидеры мөрәҗәгатендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин юлларын китерә:

«Җилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр – күбебезгә!

Көрәшик тә, узышыйк та –

Сабантуй бүген бездә!»

«Бәйрәм белән, дуслар! Сабантуй һәркемгә шатлык китерсен һәм изге эшләргә рухландырсын!» – дип теләгән Татарстан Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot