news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Пасха бәйрәме белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Пасха бәйрәме белән котлады
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Пасха бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын котлады.

«Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның яңадан туу бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм.

Пасха кешеләрдә җир йөзендә игелек, гаделлек һәм миһербанлылык тантана итәчәгенә якты өметләр уята, җәмгыятьтә югары әхлак идеаллары ныгуга ярдәм итә. Россия катлаулы сынаулар аша узган хәзерге чорда болар барысы да аеруча актуаль.

Гаилә нигезләрен, аналарны һәм балаларны саклауның, аларга төрлечә булышлык күрсәтүнең, яшьләрне өлкәннәргә ихтирамлы һәм ата-бабалар гореф-гадәтләренә игътибарлы булу рухында тәрбияләүнең һәр көн саен әһәмияте арта бара. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан игълан ителгән Гаилә елында болар аерым бер үзенчәлекле яңгыраш ала.

Төрле диннәр арасында нәтиҗәле багланышлар һәм хезмәттәшлек урнаштырылган күпмилләтле Татарстанда, ислам һәм башка диннәр белән беррәттән, православие дәүләт һәм җәмәгать институтлары белән тыгыз бәйләнештә үсеш кичерә. Безнеңчә, нәкъ менә әлеге шартлар рухи яктан бер-беребезне баетып, иминлектә яшәвебезнең бәрәкәтле җирлеген тәшкил итә.

Сезгә сәламәтлек, бәхет, шәфкатьле һәм изге эш-гамәлләрегездә уңышлар телим», диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100