news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Космонавтика көне белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә 12 апрельдә билгеләп үтелә торган Космонавтика көне уңаеннан видео чыгарды.

«Без космонавт булырга хыялланып үстек! Ә сездә булдымы андый хыяллар? Космонавтика көне белән!» - дип язган Рөстәм Миңнеханов видеоролик астына.

1961 елның 12 апрелендә «Восток-1» космик кораблендә совет космонавты Юрий Гагарин «Байконур» космодромыннан галәмгә очты. Ул космоска менгән беренче кеше булды. Юрий Гагарин – дөньяда Җир планетасы орбитасыннан беренче тапкыр очып узган кеше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100