Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Гомумроссия китапханәләр көне белән котлады
Татарстан республикада китапханә челтәре үсешенә зур игътибар бирә. Биредә заманча уку заллары, иҗтимагый киңлекләр булдырыла, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. Бу турыда Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Гомумроссия китапханәләр көне белән котлаганда белдерде.
«3 миллион 200 мең документ саклана торган Милли китапханәбезнең яшьләр арасында зур популярлык казануы куандыра! Кояш җиребезне яктыта, китап уку - безнең күңелебезне. Китапханәләребезгә рәхим итегез!» – дигән республика җитәкчесе үзенең Telegram-каналында.
Гомумроссия китапханәләр көне илдә 1995 елдан бирле билгеләп үтелә. 27 май юкка гына Россия китапханәчеләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә торган дата итеп сайланмаган. Нәкъ менә шул көнне 1795 елда Россиянең Милли китапханәсенә нигез салына. Аңа «Императорская публичная» исеме бирелә. Бу бина илдә һәркем файдалана алырдай беренче белем йорты була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз