news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Балаларны яклау көне белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Балаларны яклау көне белән котлады
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram мессенджеры һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге язылучыларын Халыкара балаларны яклау көне белән тәбрик итте.

«Балаларыбыз бәхетле булсын. Бәйрәм белән дуслар! Балаларны яклау көне белән» - дип язган ул.

Республика җитәкчесе шулай ук видеоролик урнаштырган, анда балалар рус һәм татар телендә әти-әниләрен яратулары һәм алардан нәрсәгә өйрәнә алулары турында сөйли.

«Ата-ана өчен иң кадерлесе – балаңның «Мин сине яратам!» дигән сүзләре. Ә бала өчен иң кадерлесе - аның әти-әнисе», - ди видеоның финалында кадр артындагы тавыш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100