news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан волонтерларына: Хезмәтегез һәм битараф булмавыгыз өчен рәхмәт

Рөстәм Миңнеханов Татарстан волонтерларына: Хезмәтегез һәм битараф булмавыгыз өчен рәхмәт
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Бүген Волонтерлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика волонтерларына эшчәнлекләре өчен үзенең телеграм-каналы аша рәхмәт белдерде.

«Республика волонтерлары сафында төрле буыннардан йөзләрчә мең татарстанлы бар. Волонтерлар җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә дә катнаша», — ди Татарстан Рәисе.

«Кичә, 4 декабрьдә, «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте волонтерлары тарафыннан якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм оештырылды һәм җибәрелде», — дип өсти ул.

«Хезмәтегез һәм битараф булмавыгыз өчен рәхмәт!» — дип йомгаклый Рөстәм Миңнеханов.

Фото: © Татарстан Рәисенең телеграм-каналы

Татарстанда барлыгы 1,2 меңнән артык ирекле берләшмә бар. Төбәктә «Волонтер-медиклар», «Җиңү волонтерлары», «Чиста булачак» экологик ирекле хәрәкәте, «Күңел белән яшь» «көмеш» волонтерлар, Бөтенроссия коткаручыларының студентлар корпусы Татарстан бүлеге, «Молодежка ОНФ» яшьләр иҗтимагый хәрәкәте һәм башка бик күп оешмалар эшли.

Россия Президенты Владимир Путин Халыкара Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай җәмгыятьләре федерациясе башлыгы Франческо Рокка белән видеоэлемтә аша әңгәмә барышында соңгы вакытта «Россиядә волонтерлык хәрәкәте бик көчле, ныклы характер алды, ул чыннан да безнең бөтен тормышыбызның гуманитар өлкәсенә, тормышның гуманитар өлешенә җитди йогынты ясый» дип билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100