news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан ветеринарын Бөтенроссия конкурсында җиңүе белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Тәтеш районыннан ветеринария фельдшеры Татьяна Спиринаны Бөтенроссия конкурсында җиңүе белән котлады. Котлауны ул МАКС каналында бастырды.

Элегрәк Татьяна Спиринаның «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабында ветеринария фельдшерлары номинациясендә җиңүче икәне билгеле булды. Ярышлар 21 һәм 22 июльдә Мордовиядә узды.

«Татьяна Спиринаны котлыйбыз. Мондый яшь белгечләрнең югары һөнәри дәрәҗә күрсәтүе бик яхшы», – дип язды республика лидеры.

Ул билгеләп үткәнчә, җиңүчегә нибары 24 яшь, Татьяна Спирина биш ел табиб булып эшли.

«Бу җиңү яңадан яңа уңышларга башлангыч, киләчәктә профессиональ хезмәтендә зур дәрәҗәләргә юл булсын!» – дип өстәде ТР Рәисе.

  • Искәртик, 2025 елда «Һөнәре буенча иң яхшы» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы «Кадрлар» илкүләм проектының бер өлеше булды.
news_right_1
news_right_2
news_bot