news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Үзбәкстан төбәкләре белән элемтәләрне үстерергә тели

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Үзбәкстан төбәкләре белән элемтәләрне үстерергә тели
ТР Президенты матбугат хезмәте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Сырхандәрья өлкәсе хакиме Тура Боболов җитәкчелегендәге делегация әгъзалары белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан Кремлендә узган әңгәмә барышында ТР Президенты Татарстанның Россия - Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәяләвен билгеләп үтте.

«Бу безнең дәүләт Президентлары — Владимир Владимирович Путин һәм Шәүкәт Миромонович Мирзиёевның аерым казанышы. Быел Россия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 30 ел тулу билгеләп үтелә. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлекнең яхшы традицияләре безнең илләр арасындагы хезмәттәшлекнең ныклы нигезенә әверелде. Бу катлаулы чорда безнең дәүләтләр нәтиҗәле сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар партнерлыкны саклап калдылар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, соңгы вакытта Үзбәкстан партнерлары белән багланышлар актив үсә. «Узган ел товар әйләнеше 200 млн АКШ доллары тәшкил итте. Быел беренче яртыеллыкта товар әйләнеше яхшы үсеш күрсәтте, ул тагын 34 процентка артты», - дип сөйләде ул.

Рөстәм Миңнеханов товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең үзара тәэмин ителеше күләмнәрен һәм номенклатурасын арттыру өстендә эшләүне дәвам итү мөһим, моның өчен бөтен кирәкле әйберләр дә бар, дип белдерде. 1993 елда ук Татарстан белән Үзбәкстан арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, хәзер яңа документ әзерләү буенча эш алып барыла. 1992 елдан Үзбәкстанда Татарстан вәкиллеге эшли. Шулай ук Үзбәкстанның Татарстанда Генераль консуллыгы да эшләп килә.

Министрлыклар, сәүдә-сәнәгать палаталары, предприятиеләр, оешмалар һәм югары уку йортлары арасында хезмәттәшлек турында берничә килешү, меморандум имзаланды һәм тормышка ашырыла. Татарстанның әйдәп баручы компанияләре: КАМАЗ, «Татнефть», «Химград» һ.б. линияләр буенча эш алып барыла.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Үзбәкстанда «Татнефть» компаниясенең күп ягулык салу станцияләре ачылуын, «КАМАЗ»автомобильләре озатылуын искә төшерде. Моннан тыш, Үзәк Азия илендә «КАМАЗ» автоүзәге (аның башкаласы Ташкентта) һәм «КАМАЗ» җыю линиясе (Сәмаркандта) ачылды.

ТР Президенты быел Татарстан «Химград» АҖ һәм Үзбәкстан партнерлары уртак проекты нигезендә «Чирчик» химия-индустриаль технопаркы , шулай ук Казан федераль университетының Джизак шәһәрендәге филиалы (бу октябрьдә булды) ачылуын искә төшерде. Моннан тыш, Татарстан югары уку йортларында Үзбәкстаннан 3335 студент белем ала.

Регионара хезмәттәшлекне киңәйтү турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан киләчәктә Үзбәкстан Республикасы һәм Сырхандарья өлкәсе белән хезмәттәшлекне үстерергә тели», - дип ышандырды.

Үзбәкстанның Сырхандарья өлкәсе делегациясе Казанга эш сәфәре белән килде. Анда катнашучылар Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалы күрсәтеләчәк Бердәм презентация үзәгендә булу каралган. Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында эшлекле даирәләр катнашында очрашулар һәм республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөйләшүләр булачак. Кунаклар ИТ-паркта һәм Казан федераль университетында да булыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot