news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан участок полиция хезмәткәрләренә автомобиль ачкычлары тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Татарстан участок полиция хезмәткәрләренә автомобиль ачкычлары тапшырды
Фото: https://t.me/rustamminnikhanov

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча бүлекчәләренә 29 «Нива» (ВАЗ-21214) хезмәт автомобиле ачкычын тапшырды. Тантанадагы фотоны ул Телеграм-каналындагы сәхифәсенә куйды.

Республика җитәкчесе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт әйтте һәм һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул ассызыклаганча, участок вәкаләтле хезмәткәрләре эчке эшләр органнары системасында мөһим звено булып тора һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итүдә төп роль уйный.

«Чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек! Үзегезне саклагыз!» — дип язган ул.

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хезмәт транспортын тапшыру тантанасында шулай ук ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин да катнашкан.

Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән РФ Президенты Владимир Путин да котлады. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге чынбарлыкта эчке эшләр органнарының барлык шәхси составына таләпләр арткан. Алар үз гамәлләре белән гражданнарның закон һәм дәүләт көченә, гаделлек тантана итәчәгенә ышанычын ныгытырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100