Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан традицион кыйммәтләрне саклауга җитди игътибар бирә»
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Республикада традицион кыйммәтләрне саклау, шулай ук милләтара һәм динара диалог тәҗрибәсен үстерүгә җитди игътибар бирелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Валдай» халыкара дискуссия клубы конференциясе ачылышында шулай дип белдерде.
Республика Президенты дискуссия мәйданчыгында катнашучылар алдында видеомөрәҗәгать форматында чыгыш ясады. Миңнеханов билгеләп үткәнчә, конференциядә күтәрелгән темалар (дини күптөрлелек һәм милли бердәмлек) Татарстан өчен бик тә якын.
«Бездә 170тән артык милләт вәкиле яши, республикада киләсе ел Милли традицияләр һәм мәдәниятләр елы дип игълан ителде. Сезнең форумда яңгыраячак абруйлы фикерләрегез һәм кыйммәтле киңәшләрегезнең барыбызга да файдалы булачагына ышанам», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов залга җыелган кешеләргә.
Ул РФ Президенты Владимир Путинның күрсәтмәсе белән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен җитәкләвен билгеләп үтте. Әлеге сыйфатта ул конфессияара диалог өлкәсендә тәҗрибә алмашу буенча халыкара мәйданчыкларда даими рәвештә була, дөнья җәмәгатьчелегенә Россиядә төрле дин тотучыларның ничек дус һәм тату яшәве хакында сөйли.
«Татарстан Республикасы, күпмилләтле Россиянең аерылгысыз өлеше буларак, традицион кыйммәтләрне саклау мәсьәләләренә җитди игътибар бирә. Сезгә кызыклы, иң мөһиме – файдалы дискуссияләр теләп калам», - дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз