Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Төзелеш министрлыгы коллегиясендә: Ашаган белми, тураган белә

Бүген Казандагы Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе узды. Биредә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тармак вәкилләренә мөрәҗәгать итте.
«Без барлык федераль проектларда катнашабыз. Төзелеш тармагында 880 млрд сумга кадәр эш күләме артты. Мин сезне, төзүчеләрне, кайвакыт тәнкыйтлим, ләкин дөрес эшлим. Ашаган белми, тураган белә. Бу театр бинасы төзелеше вакытында да бәхәсләр кубып торды, әммә без булдырдык», — ди Рөстәм Миңнеханов.

Камал театрының яңа бинасы.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Шулай ук ул торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә аерым тукталды һәм федераль дәрәҗәдәге министрлыклар белән уңышлы хезмәттәшлек булуын ассызыклады.
«Инфраструктураны модернизацияләү бик кирәкле проект. Ул федераль җитәкчелек тарафыннан куелу — үзе үк бөтен ил өчен җитди проблема булуын аңлата», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Федераль программадан тыш, Татарстанда республика программасы кабул ителгән. Аның буенча ел саен инфраструктураны яңартуга 10 млрд сум бүлеп биреләчәк, диделәр коллегия эше барышында.
Ахырдан ТР Рәисе һәм Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин тармак алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз