news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Төрекмәнстан белән хезмәттәшлекне үстерүне дәвам итәчәк

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Төрекмәнстан белән хезмәттәшлекне үстерүне дәвам итәчәк
Фото: https://t.me/rustamminnikhanov

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында Төрекмәнстанга эш сәфәре нәтиҗәләре турында язды.

Республика җитәкчесе Ашхабадта төрекмән шагыйре һәм фикер иясе Мәхтүмколый Фрагиның тууына 300 ел тулуга багышланган «Чорлар һәм цивилизацияләрнең үзара бәйләнеше» Халыкара форумы узуын билгеләп үтте. «Президентыбыз Владимир Владимирович Путин җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында мин дә форумда катнаштым!» - дип искәртте ул.

«Президентыбыз билгеләп үткәнчә, Татарстан Төрекмәнстан белән хезмәттәшлек буенча лидер. Бу эшне дәвам итәчәкбез!» - ди Миңнеханов.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Төрекмәнстан арасында товар әйләнеше 13 процентка арткан һәм 52 миллион доллар тәшкил иткән. Газ транспортлау, автомобиль- һәм судно төзелеше, энергетика һәм агросәнәгать комплексында алга таба үсү потенциалы бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot