news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренә мөһим һәм авыр эшләре өчен рәхмәтен белдерде

«Татарстан төп продукция белән тулысынча тәэмин ителгән һәм республикадан читкә дә шактый продукция чыгару мөмкинлегенә ия», - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында.

«Агросәнәгать комплексы республика икътисадында мөһим тармакларның берсе санала. Быел бөртелекләрнең мул уңышын җыеп алдык – 5 млн тоннадан артык. Шикәр чөгендере уңышы 1,8 млн тонна, май культуралары 600 мең тонна, бәрәңге уңышы 800 мең тонна, яшелчәләр 260 мең тонна булыр дип ниятләнә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент авыл хезмәтчәннәренә мөһим һәм авыр эшләре өчен рәхмәтен белдерде. Шулай ук, тармакны ташламалы сыйфатлы ягулык белән тәэмин итүе өчен «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Магановка рәхмәтен җиткерде.

«Аграрийлар алдында ирешкән күрсәткечләрне саклап, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү нәтиҗәлелеген арттыру буенча төп бурычлар тора. Шул исәптән моңа туфракның уңдырышлыгын саклап калу һәм мелиоратив комплекс үсеше хисабына ирешеп була», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100