news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан студентларын бәйрәм белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Татарстан студентларын бәйрәм белән котлады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика студентларын бәйрәм белән котлады. Котлау видеоролигын ул Телеграм-каналына куйган.

«Бәйрәм белән, кадерле студентлар! Тырышыгыз, укыгыз, иҗат итегез! Укуыгызда уңышлар, якты вакыйгалар, зирәк остазлар һәм тугры дуслар телим!» – дип язган Миңнеханов.

Россия Федерациясендә 25 гыйнварда Россия Студентлар көне билгеләп үтелә, аны шулай ук Татьяна көне дип тә атыйлар. Бу көн императрица Елизавета Петровнаның 1755 елның гыйнварында Мәскәү университетына нигез салу турындагы карарны имзалавына багышлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100