news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан спорт чаралары ярдәмендә бик нык үзгәрде

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре зур спорт ярышлары булганга күрә үзгәреш кичергән. Бу хакта Россия Думасының Физик культура һәм спорт комитетының күчмә утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.

«Төп үзгәрешләр 2013 елгы Универсиада белән бәйле булды. Ул вакытта төзелгән инфраструктура безнең ил, республика һәм шәһәр файдасына хезмәт итүен дәвам итә. Бүген дүрт миллионнан артык турист ел саен Казанга килә. Бу Татарстанда кунакчыллык инфраструктурасы булуы турында сөйли. Без теләсә кайсы дәрәҗәдәге спорт чараларын кабул итәргә әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, кичә Казанда БРИКС илләренең Спорт уеннарын ачу тантанасы узды. Ул халыкны Сабантуй белән бер вакытта узачак турнирны ябу чарасына чакырды.

Дума комитеты рәисе Дмитрий Свищев Татарстанда спортның үсешенә югары бәя бирде. Аның сүзләренчә, спорт өлкәсе илнең күп кенә төбәкләре өчен үрнәк булып тора. «Безнең очрашу уникаль төбәктә уза, анда спортны беләләр һәм яраталар. Казанны спорт башкаласы дип юкка гына атамыйбыз. Республикада тармакны үстерү тәҗрибәсе башка субъектларда да үзләштерелә», - диде Свищев.

Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2030 елга системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүче гражданнарны 70 процентка җиткерүгә ирешергә кирәк. Әмма Татарстан 75 процентка җиткерү бурычын куя, дип өстәде Татарстан спорт министры Владимир Леонов.

«Безнең өчен спорт – ул инде күптән приоритет. Без трендны сайладык. Безнең республика спорт белән яши, һәм моның өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган», - диде ул.

Парламентарийлар һәм комитет утырышының башка катнашучылары Россиядә балалар-яшүсмерләр спортын үстерү, БРИКС Уеннары һәм спортның этник төрләрен саклап калу турында да фикер алышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100