news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Сенегалдан товар кертергә әзер

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Сенегалдан товар кертергә әзер
ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Сенегалдан кирәкле товарларны сатып алырга әзер. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Сенегал лидеры Маки Салл белән рәсми очрашуда белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында якларның сәүдә-икътисади хезмәттәшлек күләме әлегә күп булмавын билгеләп үтте. Татарстан экспортка юнәлтелгән көчле сәнәгать потенциаллы төбәк буларак, Сенегалга иң киң спектрлы продукция җибәрергә әзер, диде ул.

Төрле елларда бу Африка иленә «КАМАЗ» автомобильләре һәм Казан вертолет заводында ясалган вертолетлар җибәрелде. Машина төзелеше продукциясе җитештерү, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы һәм инновацион тармаклар өчен яхшы перспективалар бар, дип ышана Татарстан Рәисе.

Республика җитәкчесе Татарстан Россия ислам (партнерлык) банкингы һәм финанслау принципларын гамәлгә кертүнең пилот төбәге булуын һәм монда хәләл индустрияне үстерү буенча актив эш оештырылуын да искә алды.

Аерым рәвештә Рөстәм Миңнеханов мәгариф, мәдәният, туризм, спорт һ.б. өлкәләрдә гуманитар элемтәләрне үстерү мөмкинлекләренә басым ясады. Хәзерге вакытта Сенегал белән фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек бик аз үсеш алган. Татарстанда бары тик тугыз Сенегал студенты белем ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100