Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан сәнәгый республика булгач, инженер кадрлар күп кирәк
Татарстанда сәнәгать тармагы киң үсеш алганга, инженер кадрлар күп кирәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән матбугат очрашуында әйтте.
Аның фикеренчә, инженер белгечлекләре билгеле бер күнекмәләр булуын сорый, өйрәнү ягыннан да катлаулы. Шуңа ниндидер өстенлекләр кертергә, «Ел инженеры» конкурсы оештыру, инженер лицейлары, үзәкләре ачу, инженер уку йортларына укырга керергә кызыксындыру кирәк, ди Рөстәм Миңнеханов.
Ул үзе дә инженер белеме алганын искәртте. «Укыган вакытта сессия алдыннан иртәнгә кадәр ут янып тора, чөнки курс эшләре дә, сызымнар да күп иде», - диде.
Татарстан Рәисе республикада техник уку йортлары күп булуын билгеләп узды. «Әлмәттә Югары нефть мәктәбе төзелеше төгәлләнә. Бу дөнья дәрәҗәсендәге кампус. Шундый ук үзәкне Түбән Камада ачарга җыенабыз, Чаллыда «КАМАЗ» белән берлектә югары техник мәктәп булдыру турында уйлыйбыз», - дип сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов инженер вузларының производство белән янәшә булуы мөһимлеген ассызыклады. Шулай ук, миграция сәясәте дә дөрес булырга тиеш, диде.
«Мигрантларны чакырырга тиешбез. Үзбәкстан, Таҗикстан белән белгечләр әзерләү буенча килешүләр бар. Сәнәгатьтәге проблемаларны шул рәвешле хәл итәчәкбез. Моны бер көн эчендә генә башкарып чыгып булмый, алдан күреп эшләргә кирәк», - дип белдерде.
Республика Рәисе 47 ресурс үзәгенең заманча стандартларга җавап бирүен искәртте. Эчке базар гына түгел, Россия базарын да күз уңында тотарга кирәк, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз